Выписка из рукописи Габаши

Материал из энциклопедии "Вики-Поляны"
Перейти к: навигация, поиск
tux
Эта статья авторская и защищена от правок, но можно оставить комментарий на странице обсуждения.
Выписка из рукописи
известного татарского историка Хасангаты Мухаммеда улы Габаши (1863-1936).


Рукопись впервые опубликована во 2-м номере журнала "Казан утлары" за 1978 год. Частично воспроизведена в книге: Ахметзянов М.И. Сайланма хезмәтләр. – Казань: Ин-т яз., лит. и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, 2019.

В рукописи содержатся заметки к истории деревни Чыршы, которая делится на три периода. Первый период охватывает 1375-1591 годы (216 лет), второй период – 1592-1676 годы (84 года). С 1677 года начинается третий период истории села.

Перевод на русский язык, викификация, выделения в тексте и примечания Владимира Слесарева.

Чыршы тарихы

Беренче дәвер

1374 – 75 елларда Алтын Урда хөкүмәте белән Мәскәү кенәзе Иван Калитаның уртанчы улы кенәз Димитрий II көч сынашып карамакчы булалар. Бу вакытда Алтын Урда хөкүмәтендә Мамай морза исемле кеше хан булып тора. Шул рәвешдә, 1374 елның башларында Мамай морза хан белән кенәз Димитрий II арасында зур сугыш башлана. Сугыш зурга китеп, кенәз Дмитрий шул сугышта Алтын Урда хөкүмәтенең шимал һәм шимали шәркыйә йаклардан җиңгеп ала.

Хәзерге көндә Вйәткә губернасы тирәләрен кенәз Димитрий һәрбер җиңгеп алган урынларда татар морзаларын, татар алпавытларын чукынырга өнди, аларны түбә җир, урман, су һәм башка маллар бирү белән кызыкдыра. Менә шул вакытда күб кенә татар морзалары һәм алпавытлары, кенәз Димитрийнең сүзен тотып, динләрен ташлап, рус динен кабул итеп төб җирле-сулы булалар. Ләкин араларында моңар риза булмайынча җәнүб ягына таба качып китүче татар алпавытлары да аз булмаган.

Шул рәвешдә, Алтын Урда хөкүмәтенең төн ягындарак (булган Мамазау дигән виляйәт була. Хәзер Малмыж дип атала. Шул ук Мамазау виляйәтенә табигъ булган Адай исемле авылдан Шәйех баба, Хәлфә баба, Морза баба һәм алардан башка тагын исемләре мәгълүм булмаган алты кеше җәнүбкә таба качалар.

Бу вакытда Мамазау виляйәтеңдә Мәмәтхуҗа морза, Мамай морза ханның кече угылы баш була. Чөнки бу качкан бабалар диннәрен ташларга разый булмыйлар. Хәлфә бабай үзе коръәнхафиз булган. Бу Адай авылы кече Вйәткә сувы буйына салынган зур гына бер татар авылы була. Хәзерге көндә рус авылына әйләндереп «Андреевка» дип аталып йөртелә.

Безнең югарыда күрсәтелгән бабаларыбыз качып килә-килә хәзерге Татарстан җөмһүрийәтенә, Арча кантонына Төбийаз авылындан агып килә торган суның бер култыгына урнашалар. Суның ул йагында алар шул урында 1375 ел килеп урнашалар.

Ләкин соңыңдан ул тирә куе урманлык белән кабланган булганлыкдан, сазлык булып, йаз-көз бик уңайсыз булганга һәм йырткыч хайванларның җәберләренә чыдаша алмайынча, 1592 елны бу урындан 2 – 3 чакрым югарырак вак куаклык һәм имәнлек арасына утыралар.

Боларның 1375 елдан 1591 елга кадәрлек утырган урынларын хәзерге вакытда «йорт» диб атап йөртәләр.

Икенче дәвер

Алар шушы урынга барып тыныч кына утырганда, анда йахшы гына көчле кизләү табалар. Бу кизләү үзе көчле булу өстенә, йазгы сулар да каты булу сәбәбле, бу йылга [да] зур убкын хасил була. Җәй көннәрендә шушы убкынлыкда зурлар Һәм балалар койына торган булганлар. Бу убкын һәр вакытда бу тешәлеп торганлыкдан, шул бу тешәлеп торган урынына керүчеләр, кирәк зурлардан, кирәк балалардан булсын, батып үлгәләгәнләр. Шундан соң халык, бу убкынлыкдан шикләнеп, бу су безнең нәселебезне калдырмас, бу урындан күчәргә кирәк, дийә башлыйлар. Шундан соң болар 1676 елны бу урынны ташлап, бер чакрым чамасы йыраклыкта булган бер елгалык урынга күчеп утыралар. Бу икенче урынлары хәзерге көндә «Сая юлы кизләү» дип атап йөртәләр. Болар бу урында 84 ел торалар...

Искәрмә: бу тарихка материал Адаев Гәрәйнең бабасыннан калган Коръән битләреннән, Русия тарихыннан һәм Татар тарихыннан алынды. Тарихны җыючы Габәши.

Мәкалә «Казан утлары» журналының 1978 елгы 2 нче саныннан алынды


Примечания

  1. Чыршы (Чирши) - деревня в Елабужском районе РТ.
  2. Мамай вёл войну с русскими князьями на Среднем Поволжье в 1373-1378 годы.
  3. Димитрий II - князь Дмитрий Иванович Донской.

Источник

  • Ахметзянов М.И. Сайланма хезмәтләр. – Казань: Ин-т яз., лит. и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, 2019. - (на татарском языке).